Россиядә пенсияләрне банкларда рәсмиләштерергә мөмкин булачак

Россия гражданнары күп функцияле үзәкләрдә генә түгел, дәүләт оешмаларыннан тыш та, шул исәптән вәкаләтле банкларда да пенсияләрен рәсмиләштерә алачак. Бу хакта РФ премьер-министры Михаил Мишустинга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта кабул ителгән законга төзәтмәләр әзерләнгән. Хәзер пенсияне рәсмиләштерергә, исәпләнгән салымнар һәм ташламалар турында белергә, кайбер дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне күпфункцияле үзәкләрдә генә түгел, дәүләт оешмаларыннан читтә дә алырга мөмкин булачак. Шул исәптән вәкаләтле банкларда да. Моңа бары техник мөмкинлекләр булу гына кирәк», — диде Мишустин видеоконференция режимындагы хөкүмәт утырышы барышында.

Аның сүзләренчә, гражданнар кирәкле документларның бөтен комплектын алу өчен якындагы оешманы сайлый алачак.


Фикер өстәү