Сырхауханәгә теркәлергә кирәкме?

Мин Балтач районында яшим. Аңа кадәр Казанда торган идем һәм медицина полисым да Казан сырхауханәсендә теркәлгән килеш калды. Райондагы дәвалау оешмасында безне планлы кабул итмиләр, кайда теркәлсәгез, шунда барыгыз, диләр. Яшәү урыны буенча карарга тиеш түгелләрме, шунда теркәлү мәҗбүриме?

Камил Зәкиев. Балтач районы

Гөлнара Шәйдуллина, «Ак Барс-Мед» иминият компаниясе хезмәткәре:

–  Бушлай медицина хезмәте күрсәтү дәүләт гарантиясе программасы нигезендә башкарыла, башлангыч планлы һәм ашыгыч медицина ярдәмен яшәү урыны буенча дәвалау оешмаларыннан алырга мөмкин. Аның өчен билгеле бер медицина оешмасында, бу очракта сырхауханәдә теркәлергә кирәк. Аны елга бер мәртәбә алмаштырырга рөхсәт ителә.

Балтач районында яшисез һәм шундагы дәвалау оешмасына йөрергә телисез икән, сезгә район үзәк хастаханәсе сырхауханәсенә теркәлергә кирәк булачак.


Фикер өстәү