Татарстанда бер кыз подвалга төшеп киткән беренче сыйныф укучысын коткарган

Алабугада бер хатын-кыз йорт подвалына төшеп киткән беренче сыйныф укучысын коткарган. Әлеге хәл 10 декабрьдә булган.
Ул көнне яшь кыз колледждан кайтып барганда, ярдәмгә чакыручы малайны күреп ала. Мәктәп укучысы аның иптәше белән бәхетсезлек очрагы килеп чыгуын – малайның рәшәткәсе ачык торган подвалга төшеп китүен әйтә. Йортка якынлашкач, кыз елаган тавышлар ишетә. Бу вакытка бала бик нык өшегән була. Шуннан соң яшь кыз малайны әлеге подвалдан тартып чыгара.
– Минем торак-коммуналь хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәсем килә, – дип язган баланы коткарган кызның танышы социаль челтәрләрдә. – Люкларны тикшерегез, ябыгыз! Һәм әти-әниләр балаларыгызны мондый җирләрне урап узарга һәм иң яхшысы җәяүлеләр юлыннан йөрергә өйрәтегез.


Фикер өстәү