Путин: Киләсе атнада вазгыять тотрыклы төс алыр дип өметләнәм

Азык-төлек бәяләренә бәйле мәсьәләне бер атна эчендә хәл итәргә кирәк. Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт киңәшмәсендә шулай дип белдерде. Аның язмасы «Россия 1» телеканалында эфирга чыкты.

«Сез миңа: „Киләсе атнада вазгыять тотрыклы төс алыр дип өметләнәм“, — дип әйттегез. Бу мине канәгатьләндерми. „Мин өметләнәм“ димәгез, ә киләсе атнадан вазгыять тотрыклы төс алачак дип әйтегез», — диде Путин.

Аның сүзләренчә, Хөкүмәткә россиялеләрнең нәрсә белән туклануы турында уйланырга кирәк. Бәяләр артуын туктатуга кагылышлы карарлар инде киләсе атна башында ук документ рәвешендә дөнья күрергә тиеш.

«Бер атна эчендә хәл итәргә. Барлык килештерү процедураларын иртәгә-берсекөнгә төгәлләргә һәм киләсе атна башында документлар рәвешендә тиешле карарлар кабул итәргә», — дип искәртте Путин.


Фикер өстәү