Авыр хәлдә калган гаиләләргә ярдәм күрсәтәчәкләр

Бу атнада Мәскәүдә онлайн форматта «Генерация – 2050» дип аталган Бөтенроссия демография форумы үтә. Анда пандемия, икътисади кризис заманында гаилә, демография сәясәтен җайга салу мәсьәләләре хакында сөйләшәләр. Форумда йөклелекне саклау, йөкле хатын-кызларга, гаиләләргә ярдәм күрсәтү, гаилә кыйммәтләрен булдыру темалары күтәрелә. Чараны «Тормыш өчен» иҗтимагый хәрәкәте оештыра.

Әлеге хәрәкәт Россия, Белоруссия, Украина, Сербиядән 300дән артык оешманы берләштерә.
Форум бу атнада гына башланса да, анда чыгыш ясаучы командалар әзерлекне ике ай элек үк башлаган. Төбәкләрнең һәркайсы демография мәсьәләләрен хәл итү буенча программа эшләгән һәм аның буенча юл картасын төзи. Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Окунева фикеренчә, нигезе нык булган гаиләләрдә генә күп бала үсә. Гаиләләргә булышу һәм проблемаларны бетерү җәһәтеннән Дәүләт Думасында эшче төркем булдырылган. Депутатлар күбрәк бу мәсьәлә начар күтәрелгән төбәкләргә чыгалар һәм шундагы проблемаларны өйрәнәләр. Федераль дәрәҗәдә байтак программалар кабул ителә, ләкин аларның төбәкләргә дә килеп җитүе, эшләве мөһим.
Форумда Татарстан Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева да чыгыш ясады. «Республикада бу уңайдан күп төрле эшчәнлек алып барыла һәм аларга анализ да ясала, – диде ул. – Әйтик, республикадагы фәкыйрьлекне бетерү программасы да гаиләләргә ярдәм итүне күздә тота. Бу эштә дәүләт органнары коммерцияле булмаган оешмалар белән бергәләп эшләргә тиеш. Һәр гаиләгә аерым игътибар кирәк». Татарстандагы эшчәнлек турында «Колыбель» ресурс үзәге җитәкчесе Элина Белякина сөйләде. Әлеге үзәктә авыр хәлдә калган хатын-кызларны кабул итәләр. Үзәк белгечләре чакырулар буенча, гаиләләргә дә чыгып китә. Биредә социаль хезмәткәрләр, психологлар, педагоглар штаты да бар. Ресурс үзәк авыр хәлдәге хатын-кызларга гына түгел, тулы гаиләләргә дә булыша, кайчакта хәтта ирләр дә ярдәм сорап килә икән. Тиздән биредә тегү цехы ачарга ниятлиләр. «Колыбель» үзәге бер юлы 15 гаиләне кабул итә ала. «Татарстанда гаиләләргә булышу өчен күп нәрсә башкарыла. Күп кенә хатын-кызлар консультациясендә психологлар штаты каралган. Мәктәпләрдә гаилә сәгатьләре, әтиләр киңәше дәресләре үткәрелә. Бу эшләр буенча да республика башка төбәкләргә үрнәк», – ди Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Окунева.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү