Халкы 700дән 14кә генә калган Бишбатманда ниләр бар?

700дән 14кә калганнар. Яшел Үзән районының гөрләп яшәгән Бишбатман авылында бүген шуның кадәр генә кеше яши. 34 кеше пропискада булса, яртысы йортларын дача итеп тота. Авылның ни клубы, ни кибете, ни мәктәбе юк. Моңа өметләнеп тә булмый. Шуңа да карамастан, авыл халкы ниндидер кызык табарга тырыша. Әнә авыл уртасында сәгатьләр күргәзмәсе ясап куйганнар. Сәгатьләр сукканда, Бишбатманның сулышы бетмәс әле.

Бишбатманга башка авылга барышлый гына сугылып чыктык. Тигәнәккә батып беткән, чокырлы-чакырлы урамнарны бер әйләнеп чыгыйк әле, дидек. Капкалар бикле, ике өйнең берсендә кеше яшәмәгәнлеген чамаларга була. Шулай да бер капка төбе башкалардан аерылып тора. Монда бик күп йомшак уенчыклар өелгән. Әллә балалары шулкадәр күпме икән? Буш чиләкләр дә күзгә ташлана. Яшелчә күп үстерәләрдер, бәлкем, мал-туар асрыйлардыр. Алай булса, ник капка төбендә ята бу чиләкләр? Йорт янәшәсенә килеп басуга, этләр улый башлады. Абау, берәү генә түгел, бер көтү ахры. Этләр хорын тыңлап басып торабыз шулай. Өй тәрәзәсенең берсеннән – мәче, икенчесеннән эт баласы карап тора. Боларга карагач, елмаеп куясың. Ишекне күпме генә шакысак та, ачучы булмады.
Урамда каршыбызга нибары бер кеше очрады. Күрше авылдан кар көрәргә килгән икән. Кайтып йөрүче кешеләргә булыша. 
Бу шомлы урамнан икенчесенә юл тоттык. Монысының урамнары яктырак та, юллары да тигезрәк. Безнең игътибарны ерактан ук «сәгатьләр күргәзмә»се җәлеп итте. Кое өенең диварында эленеп тора алар.
– Матурлык өчен бу, авылны бераз ямьләндерер өчен эшләдек. Бертөрлелек туйдыра. Башта бер сәгать элеп куйган идем. Аннан иске сәгатьләрен башкалар китерә башлады. Гел яңарып тора. Барысы 35 сәгать җыелды. Үтеп-сүтеп йөрүчеләр килеп фотога төшә, – ди 61 яшьлек Михаил Александрович.
Михаил дәдәй хатыны белән Яшел Үзәндә яшәсә дә, җәйне монда уздыралар икән. Коронавирус вакытында авылда яшәүне кулайрак тапканнар. Михаил Александрович тумышы белән шушы авылдан. Аның әйтүенчә, элек авылда хәтта ике мәктәп булган.

– Беренче сыйныфта 23 бала укыдык. Авыл шау-гөр килеп торды, – дип моңсулана ул. – Газ да, су да юк иде. Хәзер алары бар, әмма кешеләр генә юк. Бу мөмкинлекләр бераз иртәрәк кирәк иде. Әмма юллар начар. Язын-көзен тездән пычрак ерып йөрибез. Шәһәрдән кайтучылар машиналарын безнең янда калдырып, җәяүләп икенче урамга менәләр.
Күрше-тирәдәге ирләрнең су буеннан кайтышы икән. Бүген кармакка әллә ни балык эләкмәгән. «Балык тоту – үзе бер чир. Безгә балыгыннан бигрәк, бу шөгыль вакыт уздыру өчен кирәк», – диеште ир затлары.
Борис Павловичка – 71 яшь. Бу аның хатынының туган авылы икән. Монда алты ел элек күченеп кайтканнар.


– Ял итәбез, телевизор карыйбыз. Җәяү йөрергә тырышам. Хәрәкәттә – бәрәкәт, – ди ул.
Сөйләшеп торган арада авыл юлында мәктәп автобусы күренде. Аннан бер бала төшеп калды. Бердәнбер укучы шул икән.
Олы Ачасыр авыл җирлеге башлыгы Марат Гатиятуллин белдергәнчә, Бишбатман урыс авылы.
– Сез кызыксынган хуҗалыкта этләр приюты урнашкан. Хуҗалары шәһәрдә яши, кайтып-китеп йөриләр. Авыл халкы этләр улый дип зарлангач, ветеринария хезмәткәрләре белән барып документларын тикшердек. Эт асрау өчен лицензияләре бар. 20–30лап этләре бар, санын төгәл әйтә алмыйм. Соңгы вакытта зарлар ишетелми, – диде Марат Гатиятуллин.

Аның әйтүенчә, авыл халкы юллар начар булудан зарлана. Юл кирәк, әмма аны салу өчен акча юк. Күбесе дачниклар булгач, үзара салым акчасын да җыймыйлар. Авылдан кешеләр эшсезлектән китеп беткән. Колхоз күптән таралган. Арада балык тотып, шуны эшкәртеп сатучы гаиләләр дә бар. Шулай ук тимер юлның янәшәдән үтүе дә шәһәргә китүне тизләтергә бер сәбәп булган. Атнага бер тапкыр «автокибет» авылга кирәк-яракларны китерә. Кешеләр авырып китсә, фельдшерны күрше авылдан чакыралар. Бишбатманның бүгенгесе шулай, иртәгесен беркем дә белми. Авыл халкына артыгы кирәк тә түгел. Кыш көне кукыраеп утырган тигәнәкләргә дә исләре китми. Аның каравы саф һава сулыйлар, тәмле чишмә суы эчәләр. Безгә сәламәтлек, җан тынычлыгы мөһимрәк, диләр.

Сәрия Мифтахова

Фото: Ильдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү