Хезмәт хакы буенча бурыч кимегән

Ел башыннан бирле Татарстан предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча җыелган бурыч 20 процентка диярлек кимегән. Хәзер аның күләме 49 миллион сумга калган. Бүгенгә бер оешма – бөлгенлеккә төшү стадиясендә. Банкротка әйләнеп килүче әлеге оешма хезмәткәрләренә эш хакы закон нигезендә билгеләнгән вакытта биреләчәк, ди хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. Аның әйтүенчә, республика күләмендә «соры» хезмәт базары һәм эш хакын вакытында түләү буенча комиссия эшләп килә. Муниципаль берәмлекләрдә дә мондый комиссияләр бар.


Фикер өстәү