Белешмәсез ничә көн дәрес калдырырга ярый?

– Бер мәктәптә дәрес калдырган өчен икенче көнне үк белешмә сорасалар, икенчесендә биш көннән соң гына китерсәң дә ярый. Монда ниндидер таләпләр бармы?

Казан. Алия Зарипова

Газета укучыбызның соравына җавапны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан белештек.

– СанПиН таләпләре нигезендә укучылар мәктәпкә табиб-педиатр белешмәсе булган очракта гына кертелә. Бу ничә көн бармауга бәйле түгел. Ә инде җитди сәбәп буенча дәрес калдыру тәртибен (авыруга бәйле түгел) мәктәп үзе билгели.
Хәзерге вакытта Роспотребнадзорның төбәк бүлекчәләре министрлыкка хатлар җибәрә башлады. Аның нигезендә әгәр бала бер көн бакчага яки мәктәпкә бармаса, табибтан белешмә алу мәҗбүри түгел. Әмма бала авырмаса да, “биш көн” кагыйдәсе исә үз көчендә кала, – диелә министрлык җавабында.

 

Сәрия Мифтахова

Фото: zoon.ru


Фикер өстәү