2020 елда иң кирәкле булган һөнәрләрне атаганнар

2020 ел нәтиҗәләре буенча иң кирәкле һөнәрләр арасында сатулар буенча менеджер, инженерлар һәм машина йөртүчеләр, шул исәптән таксистлар да бар, дип яза «РИА Новости».

Табиблар дүртенче урында. Рейтингның беренче унлыгына шулай ук бухгалтерлар, клиентлар белән эшләүче менеджерлар, токарьлар, сәүдә вәкилләре, слесарьлар һәм сатучы-консультантлар кергән. Тикшеренү барышында HeadHunter платформасында ел дәвамында урнаштырылган вакансияләр анализланды.


Фикер өстәү