«Зөләйха күзләрен ача» сериалын 2020 елда иң популяр фильмы дип атадылар

Россиялеләр фикеренчә, 2020 елның иң яхшы фильмы Гая Ричиның «Джентльмены» криминаль комедиясе булды. Рейтингның икенче баскычын Грета Гервигның «Маленькие женщины» драмасы алды, ә өченче урында Кристофер Ноланның «Довод» фантастик боевигы.

2020 елның иң яхшы 5 фильмнары арасында:

«Джентльменнар»,

«Маленькие женщины»,

«Довод»,

«Зов предков»,

«Калашников».

Иң яхшы сериаллар «Перевал Дятлова», «257 причин, чтобы жить» һәм «Казанова» булды.

Иң популяр сериал дип «Зөләйха күзләрен ача»картинасы аталды. 2020 елның чит ил сериалы — «Ход Королевы» драмасы, лидерлар арасында «Защищая Джейкоба», «Мессия», «Чужак» һәм «И повсюду тлеют пожары» проектлары бар, дип аныклый «Коммерсант».


Фикер өстәү