Казан турында кино федераль прокатка чыккан

Кино сәнгатендә үзгәрешләр шактый. Бу хакта Ирада Әюпова журналистлар белән очрашуда әйтте. Әйтик, Казан мөселман кинофестивале ябык форматта үтте, министр әйтүенчә, аңа аерым игътибар да булмаган.

Аның каравы, Казанда бу көннәрдә “Кино за 7 дней” фестивале үтә. Казан турында кино онлайн форматта төшерелә. Шатлыклы яңалык та бар: узган елгы 7 көндә төшерелгән фильм федераль прокатка чыккан.
– Бу – зур вакыйга. Казан турында фильм ил буенча күрсәтеләчәк. Ул халыкара кинофестивальләрдә дә тәкъдим ителәчәк. Быел фестиваль мәйданы итеп Мәдәният институты сайланды, мин ул үз җимешен бирер дип өметләнәм. Мәдәният – бик үзенчәлекле тармак бит ул. Бездә беркайчан да бүген эшләдек, иртәгә җимеше өлгерде була алмый. Мәдәнияттә барысы да вакыт сынавын үтәргә тиеш. Кызганыч, бу – чынбарлык, – диде министр.


Фикер өстәү