Аллы-гөлле Яңа ел: сыйфатлы фейерверкны ничек сайларга?

Яңа ел төнен салют атулардан башка күз алдына да китереп булмый. Курантлар сукканнан соң күк йөзе күзләрне камаштырырлык аллы-гөлле утлар белән каплана. Берәр бокал шампан шәрабеннән соң күпләр һавадагы утлы шарлар белән хозурлану өчен урамга ашкына. Әмма күккә очыртылган ут очкыннары теге яки бу күңелсезлекләр белән тәмамланмасын өчен пиротехниканы дөрес сайлап алырга кирәк. Ә моның өчен түбәндәгеләре белеп тору зыян итмәс.

Класслары
Бөтен пиротехника өч төргә бүленә. Һәркайсы билгеле бер үзенчәлекләргә ия.
I класс. Утлары иң кечкенә арага – күп дигәндә 0,5 метр биеклеккә оча-сибелә. Моңа хлопушка, бенгаль утлары, өстәл фонтаннары керә.
II класс. 5 метрга кадәр ераклыкка оча. Бу категориягә җиргә куеп очыртыла торган фонтаннар, фейерверклар, петардалар керә. Мондый пиротехника бик гади: берничә тапкыр шартлау яки бер-ике минутка сузылган утлы тамаша барлыкка китерә.
III класс. Утлар 30 метрга кадәр ераклыкка сибелә. Болары инде – чын салютлар, ракета, Рим шәмнәре, батареялар.
Фейерверкның төрелмәсендә классы, һичшиксез, күрсәтелгән булырга тиеш. Күрсәтелмәгән икән, аннан баш тарту хәерле.

Нәрсәләргә игътибар итәргә
Иң элек кибетнең мондый товарны сатуга лицензиясе бармы-юкмы икәненә игътибар итү начар булмас. Күренеп торган урында юк икән, аны күрсәтүләрен таләп итү шарт. Бары тик мондый документы булган кибеттән генә сыйфатлы пиротехника салып алырга мөмкин. Инде килеп, инструкциясенең бармы-юкмы икәнен барлагыз. Анда, фейерверкны кул сузымында кабызырга һәм кабызганнан соң шундук читкә тайпылырга кирәклеге турында күрсәтелгән булырга тиеш. Фейерверк шундук кабынмаса, янына бармаска, ә 5-10 минут көтәргә.

Нинди салют?
Фейерверкның ниндирәк утлар очыртасын аңлау өчен техник характеристикаларын укып чыгарга кирәк. Аның күпме вакыт дәвамында ут чыгарып торуы, шартлаулар саны, ут очкыннарының күпме биеклеккә күтәрелүе турында мәгълүматлар бу.
Уч чыгарып тору вакыты һәм шартлаулар саны никадәр күбрәк булса, ут тамашасы шуның кадәр матуррак, кызыграк. 5 минут һәм 200 заряд дип күрсәтелгән икән, һәр өч секунд саен ике тапкыр шартлау булачак, дигән сүз. Барысы да үзегезнең нәрсә күрергә теләвегезгә бәйле. Шартлавыннан бигрәк, төрле төстәге утларның, төрле фигуралар рәвешенә кереп җемелдәп, тирә-якка таралуын озаграк күзәтеп торырга телисез икән, ут чыгарып торуы дәвамлырак булганын сайлап алырга кирәк. Ә инде иң элек шартлауларны яратучыларга күбрәк зарядлысы ошый.
Фейерверкның күпме биеклеккә күтәрелүе дә зур роль уйный. Гадәти ут фонтаннары 15 сантиметрга менә. Җитдирәкләре 15 метр һәм аннан да югарырак күтәрелергә мөмкин. Салют никадәр биегрәк булса, шуның кадәр матуррак.

Ялган салют
Кайбер намуссыз җитештерүчеләр, технологияне бозып, ялган товар эшләп чыгарырга да күп сорап тормый. Мондый салютларны бик җиңел генә танырга мөмкин. Беренче чиратта, савытына игътибар итегез. Савыты ертылмаган, таушалмаган, мәгълүматлары ачык итеп күрсәтелгән булырга тиеш. Этикеткасы төсле принтер аша гына чыгарылганга охшап торса, мондый фейерверктан баш тартыгыз.
Савытында, инструкциясеннән, техник характеристикаларыннан тыш, салютның нинди стандарт буенча – ГОСТмы, әллә ТУ буенчамы эшләнелгәнлеген күрсәтү дә мәҗбүри. ГОСТ буенча җитештерелгәнен алырга тырышыгыз. Берсе дә күрсәтелмәсә, Яңа ел шартлаткычына бөтенләй дә якын килмәгез.

Шушы киңәшләрне үтәсәгез, бәйрәм төнен тагы да ямьлерәк, күңеллерәк итеп үткәрерсез. Иң мөһиме – иминлек кагыйдәләрен үтәгез!
Якынлашып килүче Яңа ел белән!


Фикер өстәү