Владимир Путин әле үзенә коронавируска каршы вакцина ясатмавын әйтте

Россия президенты Владимир Путин әлегә үзенә коронавирустан вакцина ясатмавын әйтте. Бу хакта дәүләт башлыгы зур матбугат конференциясе барышында белдерде.

— Белгечләр әлегә булган вакцинаның билгеле бер яшьтәге кешеләр өчен генә каралганлыгын әйтә. Минем кебекләргә әле килеп җитмәде ул. Белгечләр белән киңәшләшеп, мин дә үземә вакцина ясатачакмын. Массакүләм вакцинацияне кирәк дип саныйм, — диде ил башлыгы.


Фикер өстәү