Марина Патяшина әлегә коронавирустан вакцина ясатмавын әйтте

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе – Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина коронавирустан прививка ясатмаган. Бу хакта ул матбугат очрашуында хәбәр итте.

– Декабрьдә, вакцина ясатыр алдыннан, организмымда антитәнчекләр булуын ачыкладым. Бүгенге көндә иммунитетым бар, гәрчә, һәрвакыт тикшерелеп торып, авыр формадагы коронавирус инфекциясе ачыкланмаса да. Антитәнчекләр күләме тиешле дәрәҗәдән кимрәк булуы ачыкланса, мин кичекмәстән коронавирустан вакцина ясатачакмын, – дип аңлатты ул.


Фикер өстәү