«Ишегалдын чистартмыйлар, түбәдән кар төшермиләр, ә үзара салым акчасын таләп итәләр. Кайчан тәртип булыр?»

Редакциябез почтасына хат килеп төште. Анда мондый юллар бар:

– Кукмараның Нур Баян урамы 42 нче йорты яшәүчеләргә нишләргә икән? Безнең ишегалдындагы карны да юньләп чистартылганы юк. Түбәдән карны да төшермәделәр. Ишегалдындагы гаражларны да алдыралар. Үзара салым акчасы түләмәсәң – судка бирәбез, диләр. Безнең йортта кайчан тәртип булыр икән?
Илдар Сәфәров,
Кукмара.

Әлеге сорауга җавап табар өчен Кукмара башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфулинга шалтыраттык.

– Үзебезнең район кешеләренең “Ватаным Татарстан” аша сорауларына җавап эзләвенә шаккатам мин. Бу бит – бүрәнә аша бүре куу. Мөрәҗәгате булган кеше нигә безгә килми икән ул? Урында барысын да хәл итәр идек. Кар мәсьәләсенә килгәндә, быел ул күп инде. Гаражлар бөтенләе белән алынып бетте. Әлеге йорт тирәсендә “Безнең ишегалды” программасы буенча төзекләндерү эшләре булачак. Салым акчасына да ачыклык кертербез. Ул кеше үзе безнең янга килсен.
Райнур Нотфуллин бу хәлләргә ачыклык керткәч, безнең белән элемтәгә керермен, диде.


Фикер өстәү