Соңгы тәүлектә республикада коронавирустан 97 кеше терелгән

Бу турыда матбугат очрашуында Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

– Үсеш темпы 0,5 процентны тәшкил итә. Узган атна белән чагыштырганда, бүгенге көндә авырулар санының кимүе күзәтелә. 6160 кеше медицина хезмәткәрләре күзәтүе астында үзизоляция режимын саклый, ә 97 кеше терелде, – диде Марина Патяшина.
Эпидемия башланганнан алып Татарстанда коронавирус инфекциясенең 15 875 очрагы ачыкланган, 12 331 кеше терелгән.
Республикада 12 777 кеше “Спутник V” вакцинасын кадаткан, шуларның 2476сы икенче дозаны алган. 13 442 комплект вакцина дозасының 95,1 проценты файдаланылган. Бүген Татарстанның 1896 медицина хезмәткәре вакцинация ясау белән шөгыльләнә.


Фикер өстәү