Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары җитәкчеләре” китабын тәкъдим итүдә катнашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары җитәкчеләре” дигән өч томлы басма белән таныштыруда катнашты. Чара Казанның “Корсон” үзәгендә узды.

Китап, ТАССРга 100 ел тулу елында, ике дәүләт телендә – рус һәм татар телләрендә басылып чыккан. Тиражы – 1 мең данә.
Уникаль хезмәттә кайчандыр шәһәрләр һәм районнар җитәкчеләре вазыйфаларын биләгән яки хәзерге вакытта биләүче 1124 кешенең язмышы аша Татарстан тарихы чагылдырылган. Китапка сәяси репрессияләргә дучар ителгән җитәкчеләр, Җиңү парадында катнашкан ТАССРдан дүрт партия секретаре кергән. Басма узган гасырның 20нче елларыннан алып, бүгенгә кадәрге чорны сыйдырган.
Президент Аппараты җитәкчесе Әсгәт Сәфәров билгеләп үткәнчә, китап ике ел дәвамында эшләнгән. Аны, Татарстан тарихын, шәһәр-районнар җитәкчеләре истәлеген саклау ниятеннән, китапханәләр һәм музейларга тапшырачаклар.
Рөстәм Миңнеханов китап чыгаручыларга ике еллык хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Аның фикеренчә, басмага ихтыяҗ зур булачак, шуңа күрә аны электрон форматка да күчерергә кирәк.
Китапны тәкъдим итү вакытында Рөстәм Миңнеханов хезмәтнең фәнни мөхәррире Индүс Таһировка Татарстан Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.


Фикер өстәү