Россия Президенты Владимир Путинның зур матбугат конференциясендә Cанкт-Петербург журналисты: «Якын арада чикләр ачылырмы икән?» — дип сорау бирде.
Ил башлыгы әйтүенчә, коронавирус белән авыручылар саны югары кала бирә, шул исәптән төньяк башкалада да. Чикләрне ачу үзебезнең медицина белгечләре рөхсәт иткәч мөмкин булачак.