Владимир Путин: «Соңгы егерме елда ил фәкыйрьлек белән көрәштә зур алгарыш ясады»

Россия Президенты Владимир Путинның зур матбугат конференциясендә «Комсомольская правда» басмасы вәкиле россиялеләрнең тормыш дәрәҗәсенең пандемия аркасында төшүе турында сорау бирде. Дәүләт башлыгы әлеге сорауга җавап итеп, Россия соңгы егерме елда ил фәкыйрьлек белән көрәштә зур алгарыш ясады дигән фикерен әйтте.

— 2000 елда фәкыйрьлек чигендә ил халкының өчтән бере яшәгән, бу 29 процент дигән сүз. Хәзер бу планка 13,5 процентны тәшкил итә, ләкин бу барыбер дә бик күп. 2030 елга 13,5 проценттан 6,5кә кадәр төшәргә ният бар, — дип аңлатты Путин.


Фикер өстәү