Путин: Башкача без пандемияне җиңә алмаячакбыз

Россия Президенты Владимир Путинга “Комсомольская правда” басмасы вәкиле коронавируска бәйле сораулар бирде. Ул коронавирусның яңа дулкыннары нәрсә белән аңлатыла, вакцинация нәтиҗәлеме һәм Россиядә үлем күрсәткече ни өчен шул дәрәҗәдә югары кала дип кызыксынды.

Ил башлыгы сүзләренчә, яңа дулкыннарның барлыкка килүендә аптырарга кирәкми. “Коронавирус мутацияләнә. Әйтик, Африка илләрендә”, – диде Владимир Путин.

Аныңча, вакциналарны бөтен дөнья буенча таратырга һәм аларны танырга кирәк. “Башкача без пандемияне җиңә алмаячакбыз”, – дип саный Владимир Путин.

Үлем-китем дәрәҗәсенә килгәндә, Владимир Путин сүзләренчә коронавирустан үлүчеләр саны коллектив иммунитетның түбән булуына бәйле.
“Комсомольская правда” журналисты вакцинациядән баш тартучыларга сәяси чаралар күрергә кирәкмиме дип тә кызыксынды.

– Басым ясый башлауга, чикләүләрне урап узу чараларын уйлап табачаклар. Бездә халык ул яктан тапкыр. Кешеләргә, аларның нинди позициядә булуына карамастан, хөрмәт белән карарга һәм билгеле бер чаралар күрү кирәклеген сабыр итеп аңлатырга кирәк”, – диде Владимир Путин.


Фикер өстәү