Владимир Путиннан онлайн укыту турында сораштылар

Зур матбугат конференциясе барышында «Вести Мордовия» журналисты Олег Каштанов ил башлыгына онлайн укытуга бәйле сорау яңгыратты.

— Мәктәпләр һәм югары уку йортлары дистанцион укуга күчәргә мәҗбүр булды. Ничек уйлыйсыз, мәгариф системасы эшне ни дәрәҗәдә башкара алды? Мондый укыту озаккамы? Онлайн-форматка күчү нәтиҗәсендә белем бирү сыйфаты кимемәдеме? — дип кызыксынды ул.

Владимир Путин бу уңайдан фикере белән уртаклашты.

— Мәктәпләрдә һәм югары уку йортларындагы онлайн укытуны аерып карарга кирәк. Безнең илдә 39,9 мең мәктәп бар. Бары тик ике проценты гына онлайн эшли. Бер өлеше катнаш системада, күпчелек өлеше — гадәти режимда эшен дәвам итә. Проблемалар бар. 2021 елда Россиядә барлык мәктәпләр дә тизйөрешле интернетка тоташу мөмкинлеген алырга тиеш. ВУЗ ярдәм иттек, аларга онлайн рәвештә эшне алып бару өчен финанс ресурслары бирдек, — диде дәүләт башлыгы. — Онлайн-система… Мондый формат беркайчан да туры элемтәне алыштырмаячак.


Фикер өстәү