Владимир Путин: «Илкүләм проектларны тормышка ашыру эше кичектерелми»

Россия Президенты Владимир Путин белән зур матбугат очрашуы барышында журналистлар якын арада ил хөкүмәтендә үзгәрешләр булырмы дип кызыксынды. Шулай ук илкүләм проектларны тормышка ашыру коронавирусның тәэсире аркасында 2023 елга кадәр кичектерелерме дип тә сорадылар.

Дәүләт башлыгы сүзләренчә, Михаил Мишустин җитәкчелегендә хөкүмәт шактый нәтиҗәле эшли. Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кичектерелми һәм вакытында башкарылачак.

— Пандемия шартларында халыкка ярдәм күрсәтүгә бәйле беренчел бурычлар тора, — дип тә искәртте Путин.


Фикер өстәү