Чуашстанда милләтпәрвәр Фәрит Гыйбатдиновның исемен мәңгеләштеү чарлары узды

Чувашстанның Комсомол район үзәгендә һәм Урмай авылында Фәрит Гыйбатдиновка истәлек такталары куелды. Әлеге тантанада Фәрит Гыйбатдиновның гаиләсе, авылдашлары, дуслары, хезмәттәшләре катнашты.

“Фәрит белән ике дистә елдан артык эшләдек, дус булдык. Ул бары тик игелекле гамәлләр генә кылган шәхес. Аның һәр эше татар халкы тарихында матур хатирә булып калды. Ул оештырган „Урмай зәлидә“, „Урмай моңы“, „ART-MADHIA“ фестивальләре, „Мишәр“ ансамбле генә ни тора. Фәритнең безнең арада булмавына әле дә ышанып бетә алмыйм», – диде Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте Гөлназ Шәйхи.

Бу көннәрдә Фәрит Гыйбатдиновка багышланган китап та дөнья күрде.
Татарстан һәм Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Чувашия Республикасы Комсомол районындагы сәнгать мәктәбе директоры, Чувашия татарларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов быел июль аенда вафат булды.


Фикер өстәү