Барлык өлкәләргә һәм субъектларга ярдәм итүгә дәүләт 4,6 трлн сум бүлеп биргән

Россия Президенты Владимир Путин матбугат конференциясе вакытында ил икътисадының коронакризистан чыгу юллары турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, барыннан да элек йөк ташу, азык-төлек булмаган товарларны ваклап сату һәм хезмәт күрсәтү өлкәләре (фитнес-үзәкләр, рестораннар, кафе һ.б.)бу пандемиядән аеруча зыян күргән тармаклар санала. Зыян күргән тармакларга ярдәм итү өчен хакимият барлык түләүләрне (НДСтан тыш) күчергән, берничә тапкыр грант, нульле ставкалы кредитлар биргән һәм башка ярдәм чараларын тәкъдим иткән. Россия Президенты сүзләренчә, тулаем алганда барлык өлкәләргә һәм субъектларга ярдәм итүгә дәүләт моңарчы күрелмәгән сумма — 4,6 трлн сум (илнең тулаем эчке продуктының 4,5%ы) бүлеп биргән.

— Кризистан чыгу илнең коронавирус таралу белән ничек көрәшәчәгенә, аерым алганда, массакүләм вакцинациягә дә бәйле булачак, — дип искәртте Владимир Путин.


Фикер өстәү