Чүпрәле районы башлыгы 13 яшьлек кызның Яңа ел теләген үтәячәк

«Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе съезды кысаларында «Теләкләр чыршысы» дигән игелекле акция узды. Аның кысаларында Чүпрәле районы башлыгы Марат Гаффаров 13 яшьлек Лиана Пляшеваның теләген үтәячәк. Ул уеннар уйнау өчен манеж турында хыяллана, дип яза район газетасы хәбәр итә.

Акция Россия Президенты Владимир Путин теләктәшлеге белән гамәлгә ашырыла.

Искәртеп узабыз, элегрәк без Марат Гафаров 12 яшьлек Владимир Савлюковның Яңа ел теләген үтәячәк, дип язган идек. Иске Чүпрәленең 1 нче урта мәктәбе укучысы Владимир Савлюков Кыш Бабайга сеңлесе һәм энесе өчен бүләкләр алып килүен сораган. Әлеге хыялын тормышка ашырырга район башлыгы Марат Гафаров алынды. Владимир аз керемле гаиләдән.


Фикер өстәү