Кышкы каникулда Казанда 140 мәктәп яны лагере эшләячәк

Быел кышкы каникул 28 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Ялларда Казан укучыларын «Мәдәни каникуллар» бай программасы көтә. Шәһәрдә 140 мәктәп яны лагере ачылачак. Анда 5,5мең бала ял итәчәк.
Мәктәп лагерьлары сменасы «Кышкы калейдоскоп» исеме астында узачак. «Балачак иминлеге», «Тылсымлы Интернет дөньясы», «Яңа ел әкиятләре», «Кыш Бабайда кунакта» дигән тематик чаралар планлаштырылган.
Интернетта «Күңелле каникуллар» һәм «Мәдәни чәршәмбеләр» онлайн-проектлары эшләтеп җибәрелә.

Быел 150 меңнән артык бала Яңа ел бүләге алачак. Алар арасында балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар, башлангыч сыйныф укучылары һәм тормышта авылыкларга юлыккан балалар да бар.
25 декабрьдә «Татнефть Арена» боз сараенда Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында республика чыршысы узачак. Анда 7 яшьтән 13 яшькә кадәрге сәләтле балаларны, уку алдынгыларын, олимпиадаларда җиңүчеләрне чакыралар.


Фикер өстәү