«Милли мультfest» кинофестивале кысасында балалар татарча анимация ясарга өйрәнделәр

«Әлегә бернинди чикләр куймадык». Шушы көннәрдә «Татаркино» анимация ясарга өйрәнү теләге булган балаларны бер урынга җыйды. «Милли мультfest» кинофестивале кысасында узган бер атналык очрашу нәтиҗәле булганмы соң? Балалар кинофестивале Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе эшчәнлеге кысасында оештырылган. Киләчәктә бу балалар милли анимацияне үстерә алырмы? Шушы сорауларга җавап эзләп, без «Байтик» компьютер лагерена юл тоттык.

– Анимация белән безнең лагерь инде күптән шөгыльләнә. Балаларга анимация өлкәсендә камилләшү өчен биредә барлык шартлар да тудырылган: махсус җиһазлар да, кадрларыбыз да бар, ләкин бу смена үзенчәлекле һәм аеруча кадерле: без, ниһаять, татар телле проектлар эшләдек, – диде «Байтик» лагере директоры Лариса Бикмуллина.
12–18 декабрьдә узган әлеге үзенчәлекле сменага Казан шәһәре, Арча, Буа, Әтнә, Актаныш, Яңа Чишмә һәм Татарстанның башка районнарыннан 94 бала килгән. Бер атна дәвамында алар, командаларга бүленеп, 26 проект эшләргә өлгергән. Без исә, фестивальне оештыручылар белән берлектә, шуларның унысын карадык.
Тәкъдим ителгән проектларның күбесендә инде барыбызга да таныш булган Шүрәле, Су анасы кебек геройлар, өчпочмак, чәкчәк кебек татар брендлары күренде. Биектау кызлары, мәсәлән, калфак белән кокошникны халык җырларын җырлатып «көрәштерде». Татарча омонимнар белмәүнең нәрсәгә илтәсен «Ат!» исемле кыска метражлы фильмны карап белдек. Катнашучылар арасында яшь җырчы Лэйнаның «Малай на белом Барсе» җырына кыска анимацион клип төшерүчеләр дә табылган. Алар компьютер уеннарын махсус программа кулланып ясасалар, мультфильм төшергәндә ярдәмгә пластилин һәм кәгазь килгән. «Авыр, ләкин бик кызыклы!» – диде катнашучылар әлеге иҗат процессы турында. Күбесе анимациянең «эчке кухня»сы белән тәүге тапкыр танышкан. Яшь аниматорларга мәдәният институты студентлары һәм укытучылары ярдәм иткән.


Фестивальнең төп максаты – татар теленең куллану даирәсен киңәйтү. Балалар моңа ни дәрәҗәдә ирешкән соң?
– Фестивальнең төп юнәлешен, максатын аңлагансыз: компьютер уеннары, мультфильмнар, кыска фильмнарның барысы да диярлек туган телебездә төшерелгән. Тагын шунысы сөендерде: арагызда шушы кыска гына әсәрләргә фәлсәфи фикер кертеп җибәрүчеләр бар. Татарча сөйләшмәсәң, үзең дә йоклыйсың, телең дә йоклый. «Татар малае түгел» дип аталган мультфильмда яңгыраган сүзләр бу. Афәрин! – дип сөйләде Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы, «Милли мультfest» проектының идея авторы Рамил Төхвәтуллин.
Киләчәктә миллилек ягын үрнәк итеп куярдай анимацион әсәрләр барлыкка килерме – әлегә төгәл генә җавап биреп булмый.
– Эшләрне караганнан соң, үз тамырлары белән кызыксынган, үз тарихын өйрәнергә теләгән балаларның шактый булуына инандым. Кемнеңдер фикере бик тирән, кемнекедер өслектә ята. Әмма теләкләре булса һәм алга таба да яшәсә, без киләчәктә чын анимация шедеврлары күрербез әле, – диде язучы, режиссер Салават Юзеев.
«Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова сүзләренчә, моңа кадәр бездә анимация белән шөгыльләнүче балаларга игътибар булмаган:
– «Милли мультfest» – уникаль фестиваль! Без, ниһаять, сәләтле балаларыбызны барлыйбыз. Перспективалы һәм тиз үсүче юнәлешкә йөзебез белән борылдык. Татарстанда компьютер уеннары ясаучы, анимацион фильмнар белән кызыксынучы балалар шактый икән. Бүген алар моны раслады, – диде ул.
Миләүшә Айтуганова әлеге смена кысасында эшләнгән һәр проект кинофестивальгә узуы турында да әйтте. Ә «Байтик» лагерена алар кабаттан фестивальнең финалында – профильле сменага җыелачак. Җиңүчеләрне исә саллы бүләкләр көтә: I урын алучыга – 100 мең, II урынга – 70 мең, III урын иясенә 50 мең сум күләмендәге акчалата премия биреләчәк.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү