Татарча мультик һәм «TikTok»: балалар өчен бәйге җиңүчеләрен саллы бүләкләр көтә

Бездә миллилек ягын үрнәк итеп күрсәтердәй татарча мультфильмнар юк. Әнә шуңа җавап итеп Татарстанда беренче тапкыр республикакүләм балалар кинофестивале уздырырга җыеналар. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләштеләр.

Фестивальдә татар телендәге анимацион мультфильмнар, компьютер уеннары, кыска метражлы фильмнар катнашачак. «ТатарКино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова ассызыклаганча, бу чара депутат, Камал театры артисты Рамил Төхвәтуллин тәкъдиме белән үткәрелә.
– Әлеге фестиваль Президент тарафыннан да хупланды. «Милли мультfest»ның төп бурычлары татар теленә мәхәббәт уяту белән генә чикләнми, без татар теленең куллану даирәләрен киңәйтү өстендә эшлибез. Моның өчен балаларны кызыксындырган өлкәгә – анимациягә мөрәҗәгать иттек, – дип сөйләде идея авторы Рамил Төхвәтуллин.
Татар теленә мәхәббәтне, иң беренче чиратта, иҗат аша тудырырга кирәк. Миләүшә Айтуганова әнә шундый фикердә.
– Татарстанда 2021 нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Миңа калса, балалар өчен милли бәйге башлап җибәрү – бик урынлы күренеш. Телне үстерүне баладан башларга кирәк, – ди ул. – Әлеге кинофестивальдә катнашырга теләк белдерүчеләр күп булуына ышанам, чөнки тикшерү уздырганнан соң, Татарстанда 41 махсуслашкан оешма барлыгын ачыкладык. Анимацион технологияләр белән хәтта авылларда да кызыксыналар. «TikTok»ны гына карагыз! 30 секунд аралыгында да үз фикерләрен әйтә алучы балалар бар бит.
Оештыручылар сүзләренчә, бәйгегә төрле социаль челтәрләрдә (шул ук «TikTok»та) төшерелгән кыска видеоларны да җибәрергә мөмкин. Тематика ягыннан да чикләр юк. Моннан тыш, бәйгедә төрле милләт вәкилләре катнаша ала, әмма эшләр татар телендә булырга тиеш.
– Бу мәсьәлә буенча бәхәсләр күп булды. Әлбәттә, әзер анимацион продуктны тәрҗемә итү мөмкинлеге бар, ләкин күреп торабыз: тәрҗемә ителгән мультфильмнарда без омтылган миллилек булмый. Безнең миллилек ягын үрнәк итеп күрсәтердәй әсәрләребез юк. Фестиваль дәвамлы булса, бу проблема хәл ителер иде, – ди бу хакта Рамил Төхвәтуллин.
Матбугат очрашуында бәяләү критерийларына да тукталдылар. Бәйгедә жюри әгъзалары, иң беренче чиратта, әсәрнең идеясенә игътибар итәчәкләр. Сыйфат ягына килгәндә, монда да чикләр юк.
– Киләчәктә фестивальдә катнашучыларның иҗат җимешләре «Шаян ТВ» телеканалы репертуарын баетыр дип уйлыйбыз. Бүген ул татар телле мультфильмнарга кытлык кичерә. Бәйгегә килгән эшләрнең форматын тиешле дәрәҗәгә күчерү – безнең эш, – дип өстәде «ТатарКино» директоры.
Бәйгенең шартлары һәм үткәрелү тәртибе:
Фестивальдә 6 – 17 яшь аралыгындагы балалар катнаша ала.
«Милли мультfest» өч этапта узачак. Беренче этап – сайлап алу – 1 нче ноябрьдән киләсе елның 30 нчы гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Икенче этап һәм ярымфинал февраль аенда зоналарда (Буа, Актаныш, Зәй, Казан шәһәрләрендә) узачак. Финал «Байтик» лагере базасында профильле смена рәвешендә узачак. Анда катнашучыларга мастер-класслар тәкъдим ителер дип көтелә.
Җиңүчеләр:
I урын – 100 мең сум, II урын – 70 мең сум, III урын – 50 мең сумлык акчалата премия белән бүләкләнәчәк.
*Олырак яшьтәге катнашучылар өчен, бәйгедә җиңгән очракта, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтындагы анимация һәм мультимедиа бүлегенә укырга кергәндә өстәмә баллар да каралган.

Лилия Гыймазова

Фото: https://pixabay.com


Фикер өстәү