Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан предприятиеләренең 90 проценты бер генә көнгә дә эшен туктатып тормады»

Татарстан яңа шартларда ничек яши? Президент Рөстәм Миңнеханов ТАСС хәбәрчесе белән әңгәмәдә төп юнәлешләрдә нинди эшләр башкарылуы турында сөйләде.

Икътисад турында
Килеп туган вазгыять халыкның сатып алу сәләтенә нык кына сукты. Ваклап сату әйләнеше узган елның шушы ук чорындагыга караганда – 6,9 процентка, халыкка түләүле хезмәтләр күрсәтү күләме – 14,6 процентка, җәмәгать туклануы әйләнеше 29,3 процентка кимеде. Әмма без пандемия шартларында яшәргә өйрәндек. Үзизоляция вакытында да Татарстан предприятиеләренең 90 проценты бер генә көнгә дә эшен туктатып тормады.
Инвестицияләр җәлеп итү эше дәвам итә. Быел гыйнвардан июньгә кадәр чит илләрдән кергән инвестиция күләме 300 млн долларны тәшкил итте.
Җирле бизнеска да төрле яклап ярдәм итәбез. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны ягыннан республика Идел буе федераль округында – беренче, илдә – җиденче урында.
Авыл хуҗалыгы продукциясе күләме узган елның гыйнвар – сентябрь чорындагыга караганда 5 процентка артты. 2 млн кв. м торак мәйданы файдалануга тапшырылды. Пандемия шартларында тармакка федераль Хөкүмәт ярдәм итте. Шулай ук республика да нәтиҗәле чаралар күрде.

Сәламәтлек саклау турында
Республикада коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб булдырдык. Аз гына вакыт эчендә ятаклар фонды әзерләнде, хастаханә бүлекләре коронавируслы сырхауларны дәвалауга үзгәртеп корылды.
Амбулатория тармагында өйдә медицина ярдәме күрсәтү буенча зур эшләр оештырылды. Хәле авыр булган, хроник авырулардан интегүчеләр аерым игътибар үзәгенә алына. Поликлиникаларда, мөмкинлеккә карап, сырхаулар өчен аерым керү-чыгу урыннары булдырылды. Дежур табиблар, сырхауларны чират белән кабул итүче терапевт һәм педиатрлар саны арттырылды.
Коронавирус инфекциясе кичерүчеләргә реабилитация программасы эшләнеп, гамәлгә кертелде. Сәламәтлек саклау системасы бик нык киеренкелектә эшләүгә карамастан, «ашыгыч ярдәм» системасына да зыян килмәде.

Эшсезлек турында
Беренче яртыеллыкта эшсезләр саны артты. Ә инде өченче кварталда хәлләр берникадәр тотрыклыланды. Гыйнвар – октябрь айларында мәшгульлек хезмәтләре 143,6 мең кешене эшсез буларак исәпкә куйды. Узган елның шушы ук чорындагыга караганда (56,4 мең кеше) күпкә зур сан бу. Бүгенгә республикада рәсми теркәлгән эшсезләр саны 45 меңнән аз гына артыграк. Аларны буш вакансияләргә эшкә урнаштыру, яңа һөнәргә өйрәтү тәкъдим ителә, вакытлыча һәм иҗтимагый эшләр оештырыла. Ноябрь башына эш бирүчеләр игълан иткән буш эш урыннары саны – 50,5 мең. Быел 10 ай эчендә 40,1 мең кеше эшкә урнаштырылды. Шул ук вакытта узган елның шушы ук чорында әлеге күрсәткеч 33,3 мең тәшкил иткән.

Нефть чыгару һәм эшкәртү турында
Быел 32 миллион тоннадан күбрәк нефть чыгару көтелә. Бу – 2019 елдагыга караганда 13,7 процентка кимрәк. «Татнефть» үзе 25,9 миллион тонна нефть чыгаруны фаразлый. «Татнефть», ОПЕК+ белән алыш-бирешне төгәлләү очрагында, нефть чыгаруны бер-ике ай эчендә компаниянең үсеш стратегиясендә кабул ителгән күләмдә торгыза алачак.
Быел «ТАНЕКО» комплексында ике җайланманы – урта дистиллятларны су белән чистарту һәм каталитик крекинг җайланмаларын төзүне төгәлләү күздә тотыла. Алар 2021 елда югары сыйфатлы дизель ягулыгын җитештерүне – 6 миллион тоннага һәм автомобиль бензинын җитештерүне 1,3 миллион тоннага җиткерү мөмкинлеге бирәчәк.

2030 елга кадәр Татарстан Республикасы ягулык-энергетика комплексын үстерү стратегиясе нигезендә, республикада нефть эшкәртү күләмен – 23 миллион тоннага, ә инде нефть эшкәртү «тирәнлеге»н 98 процентка җиткерү планлаштырыла.

Тулырак: https://tass.ru/interviews/10267959


Фикер өстәү