Рөстәм Миңнеханов: ТАССРның 100 еллыгы федераль проектка әверелде

«ТАССРның 100 еллыгы тәмамланып килә, РФ Президенты Указы белән бу вакыйга федераль проектка әверелде», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендәге утырышта.

Биредә ТАССРның 100 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү буенча оештыру комитеты, Татарстанда 2021 елда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына әзерләнү һәм уздыру буенча оештыру комитеты һәм Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советының уртак утырышы уза.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга республикага күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтен җиткерде. Дмитрий Медведев, Михаил Мишустинга аерым рәхмәтен белдерде. Комитет белән башта Виталий Мутко, аннары Марат Хөснуллин җитәкчелек иткәнен искәртте.

«ТАССР 100 еллыгында чаралар дәрәҗәсе татарстанлыларның хәтерендә озак сакланачак. Коронавирус пандемиясенә карамастан, күп кенә әһәмиятле, социаль-мәдәни, инфраструктур объектлар ачылды. Алар безнең шәһәрләрне бизәп, халыкка озак хезмәт итәчәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Бу елның истәлекле вакыйгасы Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» иемен бирү булганын әйтте. «Республика зур юл үтте: аграр регионнан башлап, индустриаль үсеш алган төбәккә кадәр. Иң мөһиме — кешеләр, алар Татарстанны булдырды. Республиканың 100 еллыгын билгеләп үтү алдагы буыннарның героик хезмәте нәтиҗәсендә», — диде.


Фикер өстәү