Татарстанда 31 градуска кадәр салкыннар көтелә

Иртәгә Татарстанда 31 градус салкын булуы көтелә, шулай ук томан төшүе һәм җил булуы ихтимал. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

«Алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшемнәр көтелми», — диелә синоптиклар хәбәрендә.

Төнлә һәм иртән республикада томан төшәчәк. Шулай ук көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк.

Төнлә 20-25 градуска кадәр суытачак, температура урыны белән 31 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 15-20 градус салкын булачак.

Юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Алдарак, Гидрометеорология үзәге республикада ял көннәрендә 30 градуска кадәр салкыннар көтелә дип фаразлаган иде.


Фикер өстәү