Рөстәм Миңнеханов түрәләргә социаль челтәрләр кулланырга кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов министрлык һәм ведомство башлыкларына, шулай ук муниципалитет җитәкчеләренә халык сорауларын хәл итәр өчен интернет-ресурслар кулланырга кушты. Бу хакта ул Хөкүмәт Йортында узган шимбә киңәшмәсендә әйтте.

«2020 ел — гражданнар белән интернетта аралашуның иң нәтиҗәле коммуникация алымы булуын күрсәтте. Министрлык, ведомство җитәкчеләренең, шулай ук муниципаль берәмлек башлыкларының игътибарын социаль челтәрләрдәге эшкә юнәлтәсем килә. Җитәкчеләрнең күбесенең интернетта шәхси битләре бар, аларны гражданнар белән турыдан-туры аралашу, халык сорауларын үз вакытында хәл итү өчен актив кулланырга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул әйткәнчә, гражданнар белән диалогның мөһимлеген йомгаклау матбугат конференциясендә Россия Президенты Владимир Путин да әйтте.

Җаваплы вазифаи затларның кешеләр мөрәҗәгатенә оператив мөнәсәбәте җәмгыятьтәге тискәре кәефне бетерергә һәм республикада яшәүчеләр белән нәтиҗәле диалог төзергә ярдәм итә, дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

 


Фикер өстәү