Николай Валуев Татарстанда бокс буенча республика турнирын ачты

Николай Валуев Әлмәткә «SHIFA»призына бокс буенча XII республика турнирын ачу тантанасына килде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шулай ук танылган боксчы Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов белән очрашты, ә аннан соң аның өчен яңа инженер лицее буенча экскурсия уздырдылар.

Ярышлардан соң Николай Валуев Әлмәт физик культура көллияте студентлары белән очрашты.


Фикер өстәү