Сиделка Әминә Шәрипова: 89 яшьлек әби үлеп киткәч, бик озак еладым

«Ватсап»ка бер хәбәр килеп төште.  «Әниебезгә инсульт булды. Хастаханәдә ятканда чиратлап карадык. Хәзер инде өйгә чыкты. Тик янында калдырырга кешебез юк.  Эш эзли торган, татарча белгән, авыру карарга читенсенмәгән 45–50 яшьлек берәр танышың юкмы?» – дигәннәр. Өч сиделканы беләм, тик өчесенең берсе дә буш түгел. Баксаң,  соңгы арада авыру кешеләрне, өлкән яшьтәгеләргә ярдәм күрсәтүчеләрне эзләүчеләр шактый икән. Кемнәр алар башкаларга ярдәм итәргә теләүчеләр? Үз якыныңны чит кешегә ышанып тапшырып буламы? Әнә шул сорауларга җавап эзләгәндә,  мин берничә сиделка белән дә таныштым, эш тә  эзләп карадым.

 «Оныкларга булсын дип йөрим»

Казанда яшәүче Әминә Шәриповага – 62 яшь. Пенсиягә чыкканчы Яшел Үзән районында урнашкан кошчылык фабрикасында эшләгән. Аннан киткәч, сиделка булып эшкә урнашкан.

– Баштарак тәртибен белмәдем. Эшкә урнашыр өчен бер оешмага барып, гариза яздым, анкета тутырдым. Бераздан алар мине чакырып алды. Альцгеймер авыруы белән интегүче ханым бар икән. Янында яшәп, тәрбиялисе иде. Куркып кына эшкә тотындым. Үч иткәндәй, бу ханым мине яратмады. Характеры да көйсез иде. Миңа гына түгел, янында йөгереп йөргән балаларына да якты йөз күрсәтмәде. Көчкә бер ай түздем, – дип сөйли ул. – Китәсемне белгәч, бу ханым үзгәрергә тырышты. Тик мин калмадым.

Агентлык аша урнашса да, Әминә апага көнлек хезмәт хакын авыруның балалары биреп бара. Әле өстәвенә караучыны табып биргән өчен ай саен агентлыкка да акча түләп торалар икән.

– Икенче юлы мине танышымның туганы чакырып алды. 72 яшьлек  Ләбибә апаның бер кызы булган. Ул моннан биш ел элек яман чирдән үлеп киткән. Әбине һәм аның аутизм авырулы оныгын карарга кирәк иде. Икесен дә карадым. Аларда бер елга якын эшләдем һәм яшәдем. Соңыннан бу әби белән малайны туганнары Башкортстанга алып китте, – ди Әминә апа.

Хәзер ул көндез эшли. Иртәнге сигезгә бара, кичке алтыда кайтып китә. Шимбә-ял көннәрендә өендә була. Көн саен 1 мең сум акча бирәләр икән.17 мең сум пенсиясе янына шактый җыела, акчаны оныкларга тотам, ди.

– Төрле кешеләр белән эшләгәч, шөкер итәргә дә өйрәнәсең. Якыннарыңа булган караш үзгәрә. Караган кешеләремнең бик күңелгә кергәннәре бар. 89 яшьлек әбием үлеп киткәч тә, бик озак еладым. Мин бу кешеләрнең балаларын, якыннарын кызганам. Ни дисәләр дә, бездә кешелеклелек, мәрхәмәтлелек сыйфатлары бар  икән әле. Әниләре өчен өзелеп торучылар күп, – ди Әминә апа.

Читтән килгәннәр – хастаханәдә

41 яшьлек Олеся Дунаева Чабаксардан Казанга килеп эшләп йөри.  Үзләрендә акчалы эш тапмагач, сиделка булып урнашкан.

– Мин эшне «Авито»дан таптым. Берәүнең әбисенә инсульт булган иде. Караучылары юк икән. Ул олы гәүдәле, подгузник алыштырырга да кирәк. Мин исә эштән курыкмыйм. Башта шул игълан буенча килдем. Әбине карар өчен, хастаханәгә кергәндә медицина белешмәсен күрсәтеп, өйдә инфекция юк дигән язу алып бардым. Бу 2018 ел ахыры иде. Шуннан бирле хастаханәдә яшим дисәм дә була. Айга бер авылыма кайтып киләм, – ди ул.

Олесяны хәзер танымаган кеше юк икән. Табиблар да белеп бетергән. Берьюлы биш әбине тәрбияләгән вакытлары да булган.

– Кайберләренең килүчесе юк. Аларны да кызганам. Бер палатада булгач, карыйсың инде. Мин өйдә яшәп, эшләүгә каршы. Хастаханәдә эш бетми. Берсе килә, икенчесе китә. Гел кеше булып тора. Соңгы вакытта сиделка яллаучылар күбәеп китте. Барысын да акча хәл итә. Авыру карау җиңел түгел – якыннары аңлый. Кайчак тиешле суммадан артыгын да бирәләр. Хәзерге вакытта сәгатенә 150 сум түлиләр, – ди ул.

Пандемия вакытында караучыларга ихтыяҗ тагын да арткан. Якыннары  янына хастаханәгә йөри торгач, күпләр үзләре авырый башлаган. Коронавирус эләктерүчеләр дә булган. Ә авырулар янына кергәндә, сәламәт булуың кирәк. Шуңа да хәзер сиделкаларга таләпләр үзгәргән. Йә кулыңда тест нәтиҗәсе, йә инде коронавируска антитәнчекләре бар дигән белешмә кирәк.

Гөлсирә Батталова март аенда коронавирусны җиңел генә кичереп, әле дә антитәнчекләре бар икән. Шуңа да хастаханәгә эләгү кыен булмаган. Аның каравы, ярдәм иткәне өчен шактый акча алган. «Тәүлеккә 2 500 сум бирәләр. Ике айдан артык хастаханәдә мин. Аллага шөкер, җитәрлек акча тупладым», – ди Гөлсирә.

«Әнигә эш кирәк»

Татарстанда сиделка хезмәте күрсәтүче оешмалар бар. Казанда урнашкан ике агентлыкка, Түбән Камадагысына да шалтыратып алдым. Әлеге хезмәтне тәкъдим итүчеләрнең күбесе пансионат дип йөртелә икән.

– Гади генә итеп әйтсәң, безнең оешма – түләүле картлар йорты. Әти-әниләрен тәрбияли алмаучылар безгә китерә. Без исә аларны тәрбияләр өчен кешеләр эзлибез. Тикшермичә, беркемне дә алмыйбыз, – диделәр.

Казандагы бер оешма да минем телефон номерын язып алды. Берәр эш килеп чыгуга, хәбәрләшербез, дип саубуллаштылар. Яшемне дә, югары белемле булуымны да ошаттылар. Ә менә 63 яшьлек әнине аласылары килмәүләре сизелде. Шулай да әнине шунда яшәү шарты белән  Түбән Камага чакырдылар.

– Бездә 10 көн эшлисең, ун көн ял итәсең. Гел ятып кына торучы кешеләр бар. Аларны күтәреп утыртырга, ашатырга кирәк. Подгузник та алыштырасы. Тәүлеккә 1000–1200 сум түлибез. Өстәмә хезмәтләр өчен тагын акча өстәлә, – диделәр.

Казандагы икенче оешма, үзләренә килеп, анкета тутыруны сорады.

Авыру кешенең күңеле сизгер була

Кайчак гаиләдә әти-әни белән балалар да уртак тел таба алмый. Чит кешене тәрбияләү, дөрестән дә, җиңел эш түгел. Өлкәннәрне, авыру кешеләрне караучы физик кына түгел,  мораль яктан да әзер булырга тиеш дип саный психолог Гөлүсә Ахунова.

– Авыру караучылар ярдәмгә мохтаҗ кеше янына барганчы, аның турында барлык мәгълүматны белергә тиеш. Кыенсынмыйча, ул кешенең якыннарыннан сорашырга кирәк. Нәрсә ярата, аның белән нинди темаларга сөйләшеп була, холкын белешү мөһим. Бары тик шул вакытта гына уртак тел табып, тату гына аралашырга була. Караучы үзен дә эшендә очраячак кыенлыкларга әзерләп барырга тиеш. Әгәр яратып эшлисең икән, әлбәттә, алар да сиңа карата яхшы мөнәсәбәттә булачак. Бу эшкә акча эшләү юлы дип кенә карамагыз. Шунысын да онытмагыз – ярдәм көтүче кешенең күңеле сизгер була. Кайчак аралашу гына түгел, әлеге кешегә тәмле итеп ризыклар пешереп ашату да араны җайлаячак. Күңелгә авыр чаклар да булыр. Шуңа да кайбер сүзләрне, гамәлләрне йөрәгегезгә якын алмаска тырышыгыз. Начар уйларны читкә җибәрер өчен, табигать кочагына чыгыгыз. Ни дисәң дә, ярдәмгә мохтаҗ кеше белән эшләү, тәүлек буе янәшәсендә яшәү сабырлык сорый, – дип киңәш итә белгеч.

Караучы булырга теләүче кешеләргә киңәшләр:

– ике арада килешү булырга тиеш, анда нәрсә эшлисе ачык итеп язылсын;

–  авыру кешенең яшенә игътибар итегез;

– үзегезне дә онытмагыз, сәламәтлегегезне кайгыртыгыз;

– бары тик яхшы уйлар белән генә яшәгез;

– һәрчак белем эстәп торыгыз.

 Таләпләр:

– авыру караучының тәҗрибәсе булырга;

– ятып торучыны караватыннан торгызып утыртырга;

– подгузник алыштыра белергә;

– кече йомышларын үтәгәндә ярдәм итәргә;

– дөрес итеп ашатырга;

– игътибарлы  һәм ягымлы булырга тиеш.

Караучының медицина белеме булуы хуплана. Күбесе укол ясарга, система куярга махсус өйрәнә икән.

 Бәяләр

Сиделка хезмәте  өчен авыруның хәленә карап түлиләр. Җәрәхәт алган булса, онкология авыруы белән интексә, инсульттан соң икән – төрлесенә төрле бәя куела. Татарстанда бу хезмәт өчен сәгатенә 40 сумнан 200 сумга кадәр түлиләр. Агентлык аша эшкә урнашканда тәүлегенә 1200 сумга кадәр акча бирәләр. Чит илләрдә әлеге хезмәт киң таралган. Араларында рус телен белгән сиделкаларга ихтыяҗ зур. Анда бәяләр аерыла. Сәгатенә 3 доллардан 20 долларга кадәр түләргә мөмкиннәр.

Сүз уңаеннан, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  мәгълүматларына караганда, республикада «Демография» илкүләм проекты кысасында «Өлкән буын» проекты ярдәме белән сиделка хезмәте күрсәтелә. Бу эш 2019 елның сентябрь аеннан башланып киткән. Узган ел Татарстанның 7 районында 195 кешегә ярдәм күрсәтелгән. 2020 елда әлеге эш киңәеп, 33 районда яшәүче 580 кеше сиделка хезмәтеннән файдаланган.  Бу юнәлештә министрлык белән килешенгән ике дәүләтнеке булмаган оешма хезмәт күрсәтә. Алар ярдәмгә мохтаҗ кешеләр белән атна буе алтышар сәгать эшли. Моның өчен аларга аена 31–32 мең сум түләнә. Бу сумманың бер өлешен өлкәннәр бирергә тиеш. Ул аларның кеременнән исәпләнә. Чыгымнарының 12 процентын, ягъни 3–5 мең сумны – өлкәннәр, калганын дәүләт күтәрә. Күп очракта өлкәннәрне үзләренең эшсез булган якыннары тәрбияли.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү