Татарча аудиокитаплар “ЛитРес” сервисына урнаштырылды

Татарстан китап нәшрияты яздырган 40 татар аудиокитабын бүгеннән “ЛитРес” сервисында бушка тыңларга мөмкин. Якын арада онлайн китапханә аудиокитаплар белән тагын да тулыланачак. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аудиокитапларны яздыру проекты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырылды. Күренекле татар әдипләренең әсәрләрен аудиокитап итеп яздыруда Татарстанның танылган артистлары һәм дикторлары катнашты. Бүгенге көндә якынча 770 сәгать аудиокитап яздырылган.

Бу – нәшриятның “ЛитРес” сервисы белән хезмәттәшлегенең чираттагы этабы, моңа кадәр мәйданчыкта электрон китаплар урнаштырылган иде.

Бүгенге көндә Татарстан китап нәшриятының китаплары «Лабиринт», «Библио-Глобус», «Ozon.ru» кебек танылган интернет-кибетләрдә һәм “Wildberries” сайтында тәкъдим ителә


Фикер өстәү