Чаллының 25 комплексында бер ай дәвамында фатирда яткан хатын-кыз мәет тапканнар.
Йортта яшәүчеләр су басу турында хәбәр итеп коммуналь хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итә. Фатирны ачучы булмагач МЧС хезмәткәрләрен чакыртып ишекне ачтыралар. Су агуны туктаталар, ә бүлмәләрнең берсендә фатир хуҗасының мәетен табалар.
Мәетне судмедэкспертизага җибәрәләр. Башлангыч мәгълүматлар буенча, үлем криминаль характерда түгел. Әлегә тикшерү бара.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat