Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны арта

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 100 яңа очрагы ачыкланган. Дүрт кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

«23 кеше хастаханәгә озатылган, 77 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (36 кеше) аралыгында ачыкланган. Балигъ булмаган балалар арасында бер очрак теркәлгән.

Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан шәһәре (55 очрак) әйдәп бара. Районнарга килгәндә, Лениногорск (7 очрак) антирейтингның иң югары баскычын били.

 


Фикер өстәү