Бер атна эчендә ЗАГС бүлегендә 426 бала тууы теркәлгән. Бу хакта Казан мэриясе яза.
Шул ук чорда ЗАГС бүлекләрендә 116 пар никахларын теркәгән.
Иң сирәк исемнәр: Илон, Рубин, Хан, Красава, Билал, Ноэль, Евангелина, Мая, Гордей һәм Изабель. Түбәндәге исемнәрне ешрак кулланганнар: Амина, Адель, Арина, Артем, Василиса, Даниил, Марк, Платон һәм Ясминә.
Иң яшь ата-ана булып 18 яшьлек пар теркәлгән. Иң өлкәннәре — 46 яшьлек әни һәм 43 яшьлек әти. Иң зур баланың авырлыгы 4,73 килограмм, ә иң кечкенәсе 750 грамм тәшкил итә.