Роспотребнадзор яңа ел корпоративларын эш урынында үткәрүне тыя

Татарстанда Яңа ел корпоративларын эш урыннарында үткәрү тыела. ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина шул турыда сөйләде, дип хәбәр итте «Татар-Информ».

«Яңа ел корпоративларын җәмәгатьчелек туклану урыннарында гына үткәрү рөхсәт ителә. Эш урынында бәйрәм итү тыела. Җәмәгать туклану урыннары Яңа ел төнендә иртәнге сәгать өчкә кадәр эшләячәк», — дип сөйләде Патяшина.

Шул ук вакытта бәйрәм иткәндә саклык чаралары үтәлергә тиеш. Залның тулыланышы 70 проценттан артмаска, бер кешегә дүрт кв.метр, мәйдан булырга, ә персонал битлек һәм перчаткаларда булырга тиеш.

Патяшина сүзләренчә, әгәр банкет бер оешма өчен генә ясалса, анда башка кешеләрнең катнашуы тыела. Шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган кешеләргә корпоративларга барудан тыелырга киңәш ителә.

 

 


Фикер өстәү