Никах килешүләре теркәүчеләр саны рекордлы күләмдә арткан

Быел Россиядә никах килешүләре теркәүчеләр рекордлы санда арткан. Федераль нотариаль палатаның матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

«Никах килешүе – гаиләдә милеккә бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә һәм бәхәсләргә юл куймаска сәләтле мөһим алым ул», — дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Ноябрь аенда төзелгән килешүләр узган елгы күрсәткечтән 9 процентка арткан. 2019 елда Россиядә 110 меңгә якын никах килешүе теркәлгән булса, 2020 елның ноябрендә аларның саны 119 меңгә җиткән.

Иң күп никах килешүләрен рәсмиләштергән төбәкләре арасында Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Краснодар һәм Татарстан бар.


Фикер өстәү