Каникул вакытында ретро уенчыклар күргәзмәсе эшли

Узган гасыр уенчыклары
Түбән Кама шәһәренең “Нефтехим Арена” боз сараенда гадәти булмаган күргәзмә эшли. Анда узган гасырның 20-60нчы елларында кулланышта булган чыршы уенчыклары, балалар уенчыклары урын алган. Бәяләп бетермәслек әлеге уенчыкларынң хуҗасы – исемен әйтергә теләмәгән коллекционер. Ул аларны “Нефтехим” җәмгыятенең “Хәрби дан” музеена, Җиңүнең 75 елллыгы уңаеннан бүләк итеп тапшырган булган. Димәк, бу уенчыклар белән сугыш елы балалары уйнаган. Алар – шул чорның ‘телсез шаһитлары. Экспозицияләрне Яңа ел тематикасы белән бәйләүнең асылы бик авыр елларда да бу бәйрәмнең азга гына булса да халыкның күңелен күтәрүен күрсәтүдән гыйбарәт. Күргәзмә балаларның кышкы каникулы дәвамында, эш көннәрендә 8-18 сәгатьләрдә эшләячәк.


Фикер өстәү