Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чараларында иң еш телгә алынган 50 шәхес исәбенә кергән

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елда Россиянең массакүләм мәгълүмат чараларында иң еш телгә алынган 50 шәхес исәбенә кергән. “Медиология” төзегән рейтингта 23 нче урынга чыккан ул (илнең массакүләм мәгълүмат чараларында барлыгы 119 333 тапкыр телгә алынган).

Исемлектә республика Президенты янәшәсендә Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер, Мәскәү һәм бөтен Русия патриархы Кирилл урнашкан.
Ә инде рейтинг лидеры – Россия Президенты Владимир Путин. Массакүләм мәгълүмат чараларында ул якынча 4 миллион тапкыр телгә алып үтелгән. Лидерлар өчлегенә шулай ук Россия Премьер-министры Михаил Мишустин һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин кергән.


Фикер өстәү