Пенсионер лотереяга машина откан

Уфада яшәүче пенсионер Марат Гәрәев лотореяга машина откан.

Аның иске машинасы булган, тик соңгы вакытта яңасы турында хыялланып йөргән.
«Сатып алган билетта автомобиль сурәтен күргәч, шунда ук аңладым. Нәкъ менә шуны алырга кирәк булган һәм ялгышмадым!»- дигән ул.

Лотерея уйнатуны ул туры эфирда караган һәм җиңүен аңлаган.

Шулай да килененә интернетта кабат тикшертеп караганнан соң гына ышанган.

Фото: Башинформ


Фикер өстәү