Татарстанда сарык фермасы бинасында янгында ир-ат һәлак булган

Татарстанда сарык фермасының ярдәмче бинасында янгын чыгып, бер ир-атның гомере өзелгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Бүген төнге өчләр тирәсендә 101 янгын сагы номерына Балык Бистәсе районының Дон-Урай авылында сарык фермасының ярдәмче бинасында янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Янгын сүндерүчеләр бинаның эчендә ир-ат мәетенә тап булган. Хәзерге вакытта аның шәхесен ачыклыйлар.

Янгынны 3.18 сәгатьтә сүндергәннәр. Аның мәйданы 10 квадрат метр тәшкил иткән.


Фикер өстәү