Татарстан Президенты “Илкүләм рейтинг”та беренчелекне яулаган

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия субъектлары башлыклары эшчәнлеген бәяләүгә багышланган  рейтингта беренче урынга чыккан.

Республика башлыгы Мәскәү мэры Сергей Собянинны (икенче урында), шулай ук Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровны (җиденче урында) артта калдырган. Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев – өченче. Тикшеренүне “Рейтинг” мәгълүмати коммуникацияләр үзәге үткәргән. Үзәк хезмәткәрләре төрле өлкәләрдәге белгечләргә читтән торып анкета уздыру, сораштырулар нигезендә әнә шундый нәтиҗә ясаган. Шундый белгечләрнең берсе – социолог, Төбәкләр проблемалары институты генераль директоры урынбасары Михаил Бочаров әйтүенчә, Рөстәм Миңнеханов, чыннан да, үзенә ышанып тапшырылган төбәкнең ышанычлы җитәкчесе булып тора. “Ул халыкның да, үзәкнең дә мәнфәгатьләрен исәпкә алып эшли. Сәясәтче-губернатор нәкъ шундый булырга тиеш. Пандемия шартларында Татарстан тиз генә катгый чаралар кертте, шуннан соң аларның иң мөһимнәрен тиз генә алды. Иң дөрес адымнарның берсе булды бу” – дигән ул.


Фикер өстәү