Рөстәм Миңнеханов Мисырда Татарстан көннәрен уздыру нияте барлыгын әйтте

Мисырда Татарстан көннәрен уздыру теләге бар. Бу хакта зур матбугат очрашуы вакытында Татарстан Президенты әйтте.

Мисырдагы журналист белән онлайн кушылу вакытында, чит илдәге милләтәшебез республиканың Якын Көнчыгыштагы активлыгы турында сорашты.

— Мисырга карата кызыксынуыбыз зур. Татарстан көннәрен анда уздырырга да ният бар. Онлайн түгел, очрашып оештырасы килә. Бу планнарны пандемия бозды, — диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү