Йоны бар – акчасы юк, акчасы бар – йоны юк

Бервакыт авыл агайлары белән сөйләшеп утырганда: «Сарыкның йонын да, тиресен дә җыйган кеше юк. Җыйган очракта да, бик арзан бәядән алып китәләр. Элекке елларда сарык йонын сатып, шактый гына акча юнәтеп була торган иде. Хәзер аның бер файдасы да юк», – дигән фикер ишетергә туры килде. Чыннан да, соңгы берничә елда йон җыючылар бик күпкә кимеде, чөнки ихтыяҗ юк. Йон эшкәртү, киез басу предприятиеләре бетте. Йон юу фабрикасы ябылды. Җыйган очракта да, итек басарга гына җыялар. Халык арзан бәядән зарлана, ә йон җыючылар – ихтыяҗ юклыктан. 

– Әле шушы көннәрдә генә җиде капчык сарык йонын сатып җибәрдек, – ди Азнакай районында яшәүче Гөлсем Миңнуллина. – Килограммын 10 сумнан алып киттеләр. Җиде капчык сатып, 300 сум акча эшләдек. Кеше көлкесе инде. Зур терлек тиресе дә арзан йөри хәзер. Аунап ятмасын дип, биреп җибәрәбез инде.

Итек басучылар, сарык асраучылар кимеде, ди. Зур Кукмара авылында яшәүче Рәмзия Галимҗанова әйтүенчә, алар йонны бөтен республика буенча җыя.

– Авыллардан җыелган йонны язныкын – язга, көзнекен көзгә аерабыз. Итек өчен көзге йон яхшы. Язгысыннан бияләй, оекбаш бәйләү әйбәт. Элек сарык асраучылар күбрәк иде. Бер авылда өчәр көн йөри торган идек. Хәзер бер-ике сәгатьтә әйләнеп чыгабыз. Бөтен җирдә дә санаулы хуҗалык кына калды. Сарык асраучылары да бармак белән генә санарлык. Елдан-ел кими. Алга таба нәрсә эшлисе булыр, – ди ул.

Йон эзләп, ераграк районнар – Буа, Әлмәткә дә баралар. Ул якларда итек сораучылар күп икән. Йонга да алыштырып бирәләр.

Рәмзия апа әйтүенчә, сарык тиресен хәзер гомумән җыймыйлар. Аларын халык ташлый гына. Хәтта зур хайванныкын да чүплеккә ыргытучылар бар икән. Йон бәяләренә килгәндә, аның килограммын 10–30 сумнан алалар.

– Чиста булса, 30 сум бирәбез. Пычрак, тигәнәк ябышкан йонга 10 сумнан да күбрәк биреп булмый, әлбәттә. Барыбер ташлыйбыз аны, дип бушка биреп җибәрүчеләре дә бар. Йон белән эшләү мәшәкатьле, – ди ул.

Янсыбы авылыннан Мөнир Хаҗипов та итекчеләргә йон әзерләп сата. Аның үзенең йон тетү станогы бар. Ул да хуҗалыкларда сарык аз булуны билгеләп узды.

– Авылларда сарык бик нык кимеде. Ике-өч кешедә генә бар хәзер алар. Элек өй саен асрыйлар иде. Хәзер йонны күрше республикалардан кайтартабыз. Башкортстанда бар әле, – ди ул.

Мөнир абый әйтүенчә, бу эш белән ул 20 еллап шөгыльләнә. Көзге йонга ихтыяҗ зуррак булгач, шуның белән генә эшли:

– Йонны халыктан сыйфатына, чисталыгына карап, 25 сумнан 50 сумга кадәр сатып алабыз. Язгысы арзанрак бәядән йөри. Теткән йонны 100–120 сумга сатам. Итекчеләр үзләренең сарык йонын да алып килә, аларга килограммын 25 сумнан тетеп бирәм. Чөнки теткән вакытта югалту да шактый. 100 килограмм йонның 20–23 проценты югала. Итек басучылар да кимеде инде. Хәзер кышлар җылы килә бит.

Йонны әле җыйсалар да, тирене гомумән кирәксенмиләр. «Халык Корбанга дип чалган сарыкның тиресен дә урнаштыра алмыйча азаплана», – ди Мөнир Хаҗипов.

«Гаро» кооперативы рәисе Фаил Кәлимуллин әйтүенчә, алар халыктан ел саен 100 тонна тирәсе йон җыя. Килограммын 25 сумнан кабул итәләр. Төсенә һәм сыйфатына карап аергач, йонны тетеп, итек басучы цехларга, шәхси эшмәкәргә сатып җибәрәләр. Татарстаннан кала, Мәскәү, Оренбург, Чувашиядән дә килеп алалар. Моннан тыш, оекбаш бәйләүчеләр дә килә, ди.

– Дөрес, алар күп түгел, аның каравы кыйммәтрәк бәядән алалар, – ди Фаил Кәлимуллин. –  Эшчәнлегебезне өч ел элек башлаган идек. Татпотребсоюз авылларга чыгып йон җыяр өчен машина да бирде. Газеталарга да белдерүләр куябыз.

Аның фикеренчә, йон җыю мәсьәләсендә дә проблемалар җитәрлек.

– Безнең тармакка да игътибар күрсәтүегез өчен рәхмәт инде. Алайса үзебезне бөтенләй үлеп баручы өлкә дип саный идек, – диде ул. – Татарстанда йон юу фабрикасы булмау һәм итекләрне чиплаштыру аркасында, авырлыклар арта гына. Пандемия сәбәпле, хәлләр тагын да мөшкелләнде. Бөтен фабрикалар көчкә сулыш ала. Йонны җыю гына түгел, аны эшкәртергә дә, сатып алучысын да табарга кирәк бит әле. Озак саклап була торган әйбер түгел. Аннан соң, өч ел рәттән кыш бик җылы килде. Нәтиҗәдә, итеккә ихтыяҗ бетте. Быел, Аллага шөкер, йонны алырга теләк белдерүчеләр артты. Йон юу фабрикасы ябылу да безнең өчен бик начар булды. Пычракны алырга теләмиләр, юдыру авыр. Чистасын алучылар күп булыр иде. Йон юу фабрикасының иң якыны да Түбән Новгородта урнашкан. Үзебезнең цех ачарга теләк бар да, тик чыгымы зур. Башкарып чыга торган эш түгел. 2018 елда Кытай да ала башлаган иде югыйсә безнең йоннарны, чөнки сыйфаты яхшы. Ул чакта республика җитәкчелегеннән игътибар булган булса, бүген дә кытайлылар белән хезмәттәшлек итәр идек.

 

Зөһрә Садыйкова 


Фикер өстәү