Хөкүмәт фәкыйрьлекне киметүгә 15 триллионнан артыграк акча бүлеп бирә

2019-2024 елларда илдә фәкыйрьлекне киметү һәм халыкның керемнәрен арттыру  чараларына чама белән 15,3 триллион сум каралган. Шушы көннәрдә генә бастырып чыгарылган Хисап палатасы документында шулай диелгән.

Анда бу максатка 992 илкүләм проект, федераль проект һәм дәүләт программасы чаралары кысаларында ирешеләчәге билгеләп үтелгән.

Хисап палатасы белгечләре фикеренчә, бу чаралар фәкыйрьлекнең 2,32 процентка кимүе һәм керемнәрнең 1,04 процентка үсүенә китерәчәк. Шул ук вакытта җиде яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар фәкыйрьлекне 1,99 процентка киметеп, керемнәрне 0,82 процентка арттырачак.

Шул ук вакытта документта аз керемле йорт хуҗалыклар арасыннан 19–20%ының 2014-2018 елларда бернинди дә социаль ярдәм алмавы искәртелгән.

 


Фикер өстәү