Алтын куллы Владимир Нестеров: «Нәселебездә агач җене кагылучы юк.  Миңа каян килгәндер?»

Тәтештә яшәүче Владимир Нестеров әнә шулай ди. Баксаң, кул эшләре бөтен шәһәр буйлап таралса да, өендә алар бик аз икән. Чит кешеләр аның кул эшләрен күреп шаккатса, инде хәзер хатынының да, кызларының да бу эшләнмәләргә исе китми.

– Нәселебездә агач җене кагылучы юк.  Миңа каян килгәндер? Үземне белгәннән бирле агач юнам. Бәләкәй чакта үземә пистолет ясаганым хәтердә. Менә шуннан соң китте инде. Армиядән кайткач, агач эше белән чынлап торып шөгыльләнергә булдым. Казанга китеп, төзелеш-сәнгать һөнәр училищесына укырга кердем, – дип сөйли Владимир. – Белем алгач, туган ягыма кайтып эшли башладым. Бик күп балаларга үз эшемне өйрәтергә тырыштым. Мәктәптә түгәрәк җитәкләдем, сәнгать мәктәбендә дә укыттым. Әллә ничә йөз укучыны агачтан матурлык ясарга өйрәтсәм дә, берсе дә бу юлны сайламады. Араларында хобби итүчеләр бар. Агач эшләнмәләр ясар өчен чималга акча күп кирәкми. Бары тик сабырлык, үз эшеңне ярату җитә.

Владимир тудырган матурлыкны  Тәтештә күп җирдә очратырга мөмкин. Паркта агачтан кисеп ясалган баһадирлар озатып кала, Чәй йорты фойесында панно, Троицк чиркәвендәге хачлар аныкы. Музейларда да аның кул эшләренә зур урын бирелгән. Якташлары Владимир белән горурлануларын яшерми.

– Мин бөтен әйберне яратып башкарам. Үзем иҗат иткәннәре аеруча матур килеп чыга. Кешегә заказга эшләгәннәрнең кайберләре күңелемә туры килми. Әмма сорагач, ясыйм инде.  Килгән туристлар минем эшләрне ошата. Алып китәр өчен Тәтешнең матур җирләрен төшергән агач эшләнмәләрем күп. Аларны кечкенә итеп  ясыйм. Вак-төяк товар яхшырак сатыла, – ди ул.

Владимир ясаган вазаларны күреп сокландык. «Хатыныгызны да шушындый матурлык белән сөендерәсезме?» – дибез. Ә ул: «Аны шаккатырып булмый. Өйдәгеләрем минем эшләргә шулкадәр ияләнде. Туган көннәргә башка әйбер алып бирәм», – ди ул. Ә менә кайбер якыннарына әле дә кул эшләрен бүләк итә икән.

Владимирның сәләте кызы Еленага да күчкән. Аның бөтен эшкә кулы ята икән. Әтисе сөйләвенчә, курчаклар да ясый, хәтта кешеләргә матур күлмәкләргә кадәр тегеп бирә.  Казан дәүләт мәдәният академиясенең декоратив сәнгать бүлегендә укый икән.

– Пенсиягә чыккач, өемдәге остаханәдә рәхәтләнеп эшлим. Җаным ни тели – шуны иҗат итәм, – ди Владимир. – Шөкер, әле дә заказлар килеп тора. Агач эшен сайлавыма һич кенә дә үкенмәдем – мин җаным теләгәнчә эшлим.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү