«Тик-ток»тагы Кыш бабай, ышаныч һәм игелек турында әкият: Президент чыршысына 8 меңнән артык бала җыелды

Кыш бабай да читтән торып эшләүнең ни икәнен белә. Яңа ел­да балалар белән бергә булу өчен аңа «Тик-ток», «Инстаграм» кебек кушымталар белән танышырга туры килгән. Татарстан балалары өчен Яңа ел алдыннан төп бәйрәмнәрнең берсе – Президент чыршысы быел нәрсәсе белән үзенчәлекле иде?

«Татнефть Арена» боз сараенда бәйрәм быел бер көндә өч тапкыр узды. «Таҗлы» вазгыять шулай таләп итә. Көндезге 12, 3 һәм кичке 6да балалар өчен Яңа ел тамашасы күрсәтелде. Традиция буенча, бирегә фәндә, иҗатта, мәктәп тормышында уңышларга ирешкән актив балалар чакырулы иде. Шулай ук тамашага сәламәтлекләре чикле, авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм яшүсмерләр, күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә килде. Бәйрәмгә барлыгы 8 мең кеше җыелды. Моңа өстәп быел чараны онлайн карарга да мөмкинлек булды.

Гадәттәгечә, алдынгы балаларны котларга Татарстан Президенты да килде.

– Бу залга республиканың барлык шә­һәр-районнарыннан балаларны җыйдык. Без сезнең олимпиада, спорт, иҗади ярыш­ларда яулаган уңышларыгыз белән горурланабыз. Сез – төрле, ләкин сезнең барыгызны да ихтыяр көче, үҗәтлек, тырыш булуыгыз берләштерә. Кайберләрегез, сә­ла­мәтлеге ягыннан чикле булса да, үз хы­ял­ларына тугры, кыю булып алга бара. Ки­ләчәккә өметләребез сезнең белән бәйле, балалар. Шуңа республикабызны заманча һәм матур, яшьләр өчен кызыклы итәсебез килә дә, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Спорт­та һәм иҗатта ирешкән һәр җиңүегез, кискен хәлләрдә күрсәткән һәр кыю­лы­­гыгыз – безнең рес­публикабыз казаны­шы. Иң матур теләкләр сезгә, тырышыгыз, белем алырга омтылыгыз! Игелекле булыгыз!

Чараның быелгы темасы да игелекле булу, мәрхәмәтлелеккә бәйле иде. Быелгы вакыйгалар белән дә аваздаш булды ул. Нәкъ менә дөньяны чолгап алган коронавируслы вазгыять күпләрдә әлеге сыйфатларны уятты, арттырды һәм ныгытты бит.

Кыш бабайга, яше 65нең теге ягында булу сәбәпле, балаларны котлап, өйдән-өйгә йөрергә, гомумән, ирекле хәрәкәтләнергә ярамый. Коронавирус аркасында инде: өлкән буынга бәйле шундый чикләү гамәлдә бит! Әкияти тамаша менә шуннан башлана. Кыш бабайны замана кушымталары – «Тик-Ток» һәм «Инстаграм» белән таныштыралар, ул челендж (видеога бирем үтәп, аны социаль челтәргә урнаштыру, ә аннары бу биремне башкаларга да кабатларга тәкъдим итү. – Ред.) башлап җибәрә, аңа күпләр кушыла. Кыш бабайга Яңа ел тамашасына эләгергә ярдәм итүче нәни волонтерлар да табыла.

Ул арада әкияти тамашаның асылын аңлаткан – мәрхәмәтле кешеләр тарихлары бәян ителә. Әнә Алия исемле кыз өйдә берүзе генә утырырга мәҗбүр. Аның әти-әнисе табиб булып эшли, коронавируслы сырхауларны дәвалый, башкаларга ярдәм итә. Кыз исә якыннарының хәленә керә, сабыр гына, тәмле аш әзерләп, аларны көтә. Тамашада шул рәвешле ак халатлы мәрхәмәт ияләренә рәхмәт тә әйтелде.

«Ты супер!» проекты финалисты Данила Новиков исә Айгөл исемле дус кызына сәхнәдә чыгыш ясарга ярдәм итте. Җырларга яраткан кыз башкалардан курка, үз-үзенә ышанмый торган булып чыкты. Тик Данила аңа киңәшләре һәм ышанычы белән куркуын җиңәргә булышты. Шулай бит ул: игелекле гамәлне кемгәдер яхшы сүз әйтеп тә башкарырга мөмкин.

 

Җырлы бүләк «Dabro» төркеменнән булды. Республиканың төп чыршысына «Ак барс» капитаны Данис Зарипов, шоумен Тимур Родригез, Александр Ревва һәм танылган пешекче Константин Ивлев та экраннар аша кушылды. Алар да Татарстан балаларын котлар өчен берничә татарча сүз өйрәнгән булып чыкты.

Ә бәйрәм балаларга ошаганмы соң?

Буадан спортчы кыз Владислава Фомина Президент чыршысына тәүге тапкыр килгән.

– Бу матур чараны оештыручыларга зур рәхмәт. Шундый шәп булды! Һәр нәрсә алдан уйлап әзерләнгән, бернинди уңайсызлыклар да булмады. Бүләккә тәм-томнар бирделәр, анысына да сөендек. Әле бит җырчы итеп кемне чакырганнар – минем яраткан «Dabro» төркеме! Иҗатларына гашыйкмын. Аларны сәхнәдән күрүемә бик шат идем, – дип уртаклашты ул.

Казанның 180 номерлы күп профильле полилингваль гимназиянең 4 сыйныф укучысы Рөстәм Гыйниятуллинның әлеге бәйрәмдә бер хыялы да чынга ашкан икән.

– Мин быел Кыш бабайга хат язмаган идем, чөнки минем бөтен әйберем дә бар, бүләк көткән балаларга алып килсен, дидем. Ләкин чын Кыш бабайны күрү хыя­лы бар иде! Мин аны күрдем! Президент чыршысындагы Кыш бабай чып-чын иде! – дип сөенеп уртаклашты ул. – Әле ул гына түгел, Президентыбыз Рөстәм абый Миңнехановтан Яңа ел бүләге дә алдым. Монысы инде чын могҗиза булды! Бәйрәм тамашасы шундый күңелле үтте. «Ты супер!» тапшыруында җиңгән Данила Новиковны һәм яраткан «Dabro» төркемен күргәч, башым күккә тиде.

Рөстәм киләсе елларны битлексез йөрергә, «ZOOM»сыз гына укуны дәвам итәргә хыяллана хәзер. Балалар ихлас шул ул. Алар да ил-көн кадагында торган вазгыятьнең катлаулы булуын яхшы аңлый. Эчкерсез теләкләре кабул булып, еллар имин килсен иде.

P.S. Хыяллар чынга аша! Шушы көннәрдә Татарстан Президенты 8 яшьлек Радмир Шәкүров белән видеоэлемтәгә чыкты. Исегездә булса, Россия Дәүләт Советы утырышы вакытында республика җитәкчесе малайның хыялы язылган тәбрикләмәне «Теләкләр чыршысы»ннан алган иде. Радмир бер көнен «Ривье­ра» аквапаркында уздырырга һәм киң тәрәзәле кунакханәдә төн кунарга хыяллана икән. 28 декабрьдә малайны «Ривьера»да инде көтәләр булып чыкты. Рөстәм Миңнеханов Радмирның укуы һәм сәламәтлеге белән дә кызыксынды.

Чулпан Гарифуллина

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары


Фикер өстәү